Кырау төште
Тигез, күл тымызык, җил юк. Син таш ыргытасың, таш чалт итеп суга барып төшә. Төшкән урыннан, бал-дакланып, дулкыннар җәелеп китә. Ул балдаклар ераклашкан саен зураялар-зураялар да юкка чыгалар.
Әхәтнең марҗа алып кайтуы турындагы сүзләр дә шул дулкыннар кебек булды. Башта сүзләр күп иде. Тора-бара алар дулкын балдаклары төсле югалдылар.
Ык суының терсәкләнеп аккан җирендә култыкланып кергән урынны киртә белән әйләндереп алдылар. Кара туфраклы җир башта плуг белән күтәрелде. Күтәрелгән туфрактан түтәлләр оештылар. Тирес бакчага чыгарылды.
Түтәлләргә агач банкаларда үстерелгән кәбестәләр күчереп утырттылар. Утыртылган берсенә шиңмәсен өчен су сибә бардылар. Алар тамырларын аскы катка җибәрделәр. Кәбестәләрне җил дә аудармады, каты яуган яңгыр да екмады. Кыярлар, кабаклар да яфрак чыгарып үсә башладылар. Әйе, ул бакча кодрәт белән генә шул хәлгә килмәде. Күпләрнең бу эштә маңгай тирләре акты.
Тик яңгыр озак булмады, яшелчәләр яңгыр көттеләр. Аның урынына Ык суының терекөмештәй елтыр бөртекле тамчылары чиләкләргә алындылар да, сиптергечкә салынып, яңгыр тамчыларыдай, яшелчәләрнең сусавын бастылар.
Пионер отряды бакчаны шефка алды. Муеннарына кызыл галстук таккан балалар, кояш белән торып бакчага килеп, яшелчәләрнең төпләрен йомшарттылар, чүп үләннәрен утадылар.
Хәзер бакчада бертөрле эш кенә калды: һәр көнне кич белән яшелчәләргә су сибү. Су сибәргә чиратлап йөрделәр.
Бакча рәткә керде, яшелләнде, тик яшелчәләрнең өлгергәнен көтеп җыеп аласы гына калды. Плугларын салып сабаннан кайтучы бакчага карап шаккаттылар:
— Вәт әкият, эшкә тотынса, хатын-кыз да булдыра икән...
— Галия булмаса, булдырырлар иде, пычагым.
— Әй, булмас иде ди. Миңҗамал, Фәйрүзә, Вәсимәләрнең кай төше ким аңардан?
Кичен көн чатлама аяз калды. Йолдызлар чекрәеп күз кысышалар. Күктә көнбагыштай сары ай нурларын сипте. Ул нурлар җир өстенә төштеләр дә өйләрне, келәтләрне, каралтыларны шәүләләндерделәр. Яфраклар, көндез ни хәлдә булсалар, кич тә шулай калдылар: кузгалмадылар.
Май аеның һавасы күкрәкләрне рәхәтләндерә... Кичен яшелчә бакчасына барган Галя күк йөзенә зәңгәр күзләрен тутырып карады да: «Аяз, җил юк, кырау төшәргә тиеш», — дип уйлады.
Су сибәргә килгән хатыннар, бергәләп, электән үк әзерләнеп куелган чыпталар, үрмәләр, әрекмәннәр белән яшелчәләрне ябып чыктылар. Бүген Варифә апаның чираты икән. Ул тагын мыгырданды:
— Ходаем, корытыйм дисә, кыраусыз да корыта. Алладан качып булмый инде ул...
— Юк, әки, алай димә, сакланганны Ходай саклар, дигәннәр бит борынгылар.
Иртәгесен яшел чирәм өстендә кырпак яуган кар сыман кырау күренде. Варифә апа, чиләкләрен чылтырата-чылтырата, суга барырга чыккан иде, юлда кызылармеец хатыны Миңҗамал очрады.
— Әй, әки, бакчабыз харап булгандыр инде... Миңҗамал Галяның кырауга каршы алдан чара күреп
куйганын белми иде. Варифә апа:
— Без ал арны ябып калдырган идек, берни да булмагандыр, — дип куйгач, аның күңеле бераз тынычланды.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, елгага таба атладылар.
|