Беренче җыелыш
Күңелсезлекләрне ни дә булса югалтырга тиеш. Әйе, күңелсезлекләргә чик куелды... Хәзер татар теле су урынына эчелә. Тик менә әллә ничек ят булып китә: «Ул килде», — диләр. Белмисең: кем ул, ирме, кызмы? Нәммәсе дә «ул».
Көянтә-чиләкләрне элеп суга барырга чыгасың, юлда танышлар очрый. Элек булса, алар бер читтән кыңгыр карап үтәләр иде, ә хәзер, ерактан килеп:
— Нихәл, Галия, суга барасыңмы? — дип эндәшәләр. Йөрәккә җылы: аларга син ни, барыбер.
Урам кояш көлүенә карап елмайды. Елгачыклар узышып актылар. Кар умырылып-умырылып эреде. Урамда күтәрмә таккан малайлар ашык уйнадылар.
Шундый көннәрнең берсе иде. Яз көтү вакыты иде. Язны әзерлек белән каршы алырга кирәк бит...
Син әзерләнәсең — һаман әз кебек, һаман алда таудай эш. Дәртләнеп эшкә чумасың, ул гына да әз, тагын ныграк чумарга, үзеңне җиңәргә кирәк.
Суга баручы Варифә очрады:
— Исәнме, Галия?
— Исәнме, Варифә апа.
Тора-бара сүз тирәнгәрәк кереп китте:
— Галия, сез отпускага кайткан җирегездән калдыгыз бугай?
— Әйе. Бер айга отпускага кайткан идек, ә хәзер бер елга колхоз эшенә авылда калдырдылар. Райком эшли торган җиргә телеграмм сугып сорады... Беләсеңме, Варифә апа, бүген җыелыш бит.
— Ниткән җыелыш ул?
— Хатын-кызлар җыелышы, сөйләшәсе сүзләр бар.
— Ничәдә?
— Дүрттән дә соңга калма.
Галя, үзе дә сизмәстән, Әхәт кебек эшкә җигелде. Мәктәптә дә җыелышны ул укытучы белән бергәләп ачты:
— Иптәшләр, хатын-кызларның җыелышын ачык дип белдерәм, — диде Галя.
КӨН ТӘРТИБЕ:
1) язга әзерлек;
2) төрлеләр.
Беренче мәсьәлә — язны каршы алу — Варифә апага аңлашылып та бетмәде.
«Пычагымамыни язга әзерләнергә. Син әзерләнмәсәң дә, үзенекен итәр, килер инде. Шулай булгач, әзерләнсәң ни дә, әзерләнмәсәң ни».
Шулай да ул эчендәге уйларын тышка чыгармады. «Ярар, шунда буталырлар да бетәр әле...»
Ләкин алар буталмадылар. Президиум сайланды. Мәсьәләне уртага салып хәл кылырга укытучы сүз алды:
— Туганнар, яз җитте. «Җитсә ни?» диярсез. Ә шул язны әзерлек белән каршы алырга кирәк. Колхоз үзенең чәчү мәйданын киңәйтеп каршы ала язны, ә без, хатын-кызлар, колхоз өчен файдалы нинди эш эшли алабыз? Минемчә, безнең дә кулдан килә, без дә колхоз өчен файдалы эш эшли алачакбыз. Мисалга, яшелчә бакчасы оештыруны күптән кузгатырга вакыт. Безнең агроном кебек үзе яшелчәләр утыртып, яшелчә үстергән Галябыз бар. Ул безгә ярдәмгә килер.
Кара күз Вәсимә сүз алды:
— Бакчаны оештырырбыз. Аны оештырганчы, үзебезне оештырасы бар. Безнең аң-белем алганыбыз юк, бу эшне җанландырыйк. Мин хәзер үк, безгә авыл хуҗалыгы түгәрәге оештырып, яшелчәләр хакында өйрәник, дим.
Тагын сүз алдылар, һаман бер генә сүз: тавышка да куясы юк.
— Кирәк, оештырырга кирәк!
«Колхоздан яшелчә бакчасы өчен урын сорарга. Бакчаны оештыру өчен, өч кешедән җаваплы өчлек төзергә». Карар шул булды.
Өчлеккә Галя беренче булып узды. Варифә апаны да сайламакчылар иде дә, үзе бик сатулашты:
— Әй, әкиләр, минеке бик усал кеше. Эштән арып кайтканда ашарына әзерләнмәгән булса, буран уйната. Кирәкми, кирәге да юк, җитмәсә, күкрәк балам бар.
Сәбәпнең соңгысын зуррак санадылар. Икенче булып укытучы сайланды.
— Фәйрүзә әки, син мәктәп балаларын да буш вакытларда алып барасың инде.
Фәйрүзә елмайды. Күптән тормышка ашырырга йөргән план эшкә аша бит. Ул шуңар елмая.
Өченче булып кызылармеец хатыны Миңҗамалны сайладылар. Ул карышмады.
Беренче оешу күңелдә шатлыклы эз калдырды. «Яз бит борын төбендә. Бакчага урын, тирәсен тотарга жир-да, тиреснең яхшысы кирәк. Җыелыштан кайтканда, Галя шулай уйлады.
|