Шагыйрем! кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер;
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.
Белмәсеннәр — кайсы җирдән агыла бу кодрәтең,
Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең.
Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен:
Йә җүләр бул, йә мәзахчы бер кеше төсле күрен.
Бирмә сер һичкемгә; сөйләшсәң сөйләш өстән генә;
Көл — караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә;
Читкә бор — сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына;
Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк — михрабыңа.
Итмә үз тормышны; тап башка җиһан, башка хәят;
Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят.
Кем генә булсаң да бул, — юк ансына һичбер сүзем;
Тик сүзем шулдыр сиңа: саклан булудан үз-үзең!
Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак торыш;
Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош.
Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа,
Ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
Баш имә, — зур син, — бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне — түз, эндәшмә син;
Эшләре шул: болгасыннар, әйдә, зәмзәм чишмәсен.