Тәндә җаным, чык та тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!
Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад кире.
Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд,
И кояш! мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире.
Яз башы дип, башны калкытмагыз, и гөл-ганҗәләр!
Бел, янарсыз: җир хәзер ялкынлы истибдад җире!
Калмасын дустлык, мәхәббәт, чын сөешмәк дөньяда,
Бу җәһәннәмдер, түгел Ширин илә Фәрһад җире.
Тәрке хезмәт әйләгез, үткен гакыллар, сез дәхи,
Бер дә тугъмаслык булып бет син дә, истигъдад, кире.
Сез дә, и мөһлик мәрыйзләр, урныгызны ташлагыз,
Барчагызны мөштәмилдер кайтты истибдад чире.
Сез дә, мәзлумнәр гөруһы, хак өчен кул сузмагыз,
Тик кыямәт көнгә калды хаклар истирдад кире.
Гыйше-гыйшрәтләр, музыка, тансалар, уйнау-көлү —
Барчасы бетсен хәзер, җир чөнки тик фөрьяд җире.
И каләм, син хакны язма, күз буя, юк-барны яз,
Бумыни соң тугъры әшгарны язып иншад җире?!