Җил бүген төн, кулларын артка салып,
Йорт саен, эшле кешедәй, тукталып,
Тикшереп йөри:
Әүхәдинең йорт түбәсе япмаган,
Әүхәди кирәк дип тә тапмаган...
Кыш килер дә,
Җил еракларга барып,
Зур болытларны авылга өстерәр,
Ул тишекләрне күмәр,
Тик,
Мич башында тун киеп яткан килеш,
Әүхәди:
— Ай-яй, малай, салкын!.. —
Дияр.
Әүхәдигә әйтегез:
Түшәмгә төкереп ятмасын,
Иртәгә үк йорт түбәсен капласын!