Jump to content

Яңа килен (Алиш)/Килен больниста

From Wikisource
Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Килен больниста


Җете зәңгәр сатин күлмәк алып киясең. Башта ул синең күзеңне ертырлык булып җете зәңгәр күренә, ә аннан соң күз ияләшә, ис китми башлый...

Мәхүп әбигә дә килен шулай күренде, соңга табарак күз күнде. Аларга аның кордашы Әптелхак карчыгы Бәдерниса кергән иде. Алар, кара-каршы утырып, үзләренең яшьлекләрен сагынып, чәй эчтеләр. Мәхүп әби үзенең ахирәт дустына бер серен ачты...

— Ахирәт, ничек, киленең кул арасына керәме?

— Керә дип, хәзерге яшьләрне беләсең инде.

— Шулай инде, шулай...

Мәхүп әби башта җайсызланды, киреләнде. Ләкин ахирәте тагын икенче яктан — сүзе һаман баягы сорауга китереп терәгәчтен, ахирәттән яшереп торыргамы соң дип уйлады да башлап сөйләргә кереште:

— Килен әле, ахирәт, өйдә юк — больниста.

— Авырсынамыни?

— Әйе, балага авырый шул.

Ахирәтләр өй кыегындагы күгәрченнәр кебек гөрләшә башладылар.

— Әй, ахирәтем, яшерен-батырын эш юк инде синнән. Яшем җитмештән икегә генә ким. Менә бу чәчләр тикмәгә генә агармадылар. Күрдем, ахирәт, күрдем. Сөйләделәр гел безнең турыда. Дошманнар өрделәр, читләр көлделәр, дуслар кайгырдылар. Әхәтемне мондый бала булыр дип уйламаган идем. Башыма бәла булды. Дөресен әйтим, киленне башта яратмаган идем, хәзер күз ияләште. Нишлисең, урыс та бит, ахирәт, ата баласы...

Ул ахирәтенең сүзләрен бүләргә кыймады, сүзнең тынышын көтте. Авыр-авыр сулады да ахирәтенең барлык сүзен дөресли барды.

Бәдернисаның башына килгән уй аны башта бераз икеләндерде: «Сораргамы икән, юкмы икән? Сорасаң, ахирәт үпкәләмәсме икән?»

— Ахирәтем, бу арада әле Әхәтнең илгә аты чыкты. Имештер, ул Миңсафа кызы Вәсимә белән чүмәлә артында чуалган, ди. Марҗасы килеп тоткан, ди. Шул сүз дөресме? Күңелеңә авыр алма, дөреслеген беләсем килеп кенә сорадым.

— Әй, әки, шул урам авызларның сүзләренә ышанасыңмы син? Аны бит Әхәтнең эшенә каршы килгән яклар чыгаралар.

Мәхүп як-ягына каранды да, Бәдернисаның колагына ятып:

— Әле бу арада бер язу таптылар, — диде.

— Нинди язу?

— Әхәткә язганнар. Шул байлар эшедер инде. «Әгәр дә безнең икмәкләрне алып бетерергә йөрисең икән, заводыңа сөягеңне дә җыеп китә алмассың», — дигәннәр.

— Кара син аларны, ай-һай.

Бәдерниса карчык эчтән авыр сулап куйды.

— Шуңа куркам инде, ахирәт, әрәм итә күрмәсеннәр, дим.

Сүз чуалды. Берсеннән икенчесенә күчте.

— Бу урыс белән мөселман арасында бала, ахирәт, мөселман буламы икән?

— Сабыйның һәркайсы мөселман булыр, ди ул. Чынаяклар шалтырады, чәй эчү дәвам итте.

— Эч әле, ахирәт, тагын бер-икене. Бу чәйне Габделәхәтем заводтан алып кайткан иде.

- Эчтем бит инде, ахирәт, кыстама.

Кыстый төшкәч, ахирәт тагын күнде. Чынаяклар тагын да самовар борынына таба юл тоттылар.