Киленле булгач
Мәхүп әбинең кайгысы таудай. Ашау бармый, эчү бармый — гел ут йота. «Малай кайтыр, дөнья рәхәтләнер»,— дип уйлаган иде. Кайтты, якты дөньяга караңгы төште. Кояш бар — күренми, ай чыга — беленми. Әллә яктырта, әллә юк. Имеш, тал чыбыктай малаең әллә кайдагы урысның кызын яр итсен...
— Мәхүпнең килене — марҗа. Мәхүп — марҗа каенанасы.
Явыз телләр шуны сөйлиләр.
— Мәхүпнең Әхәте марҗа алып кайткан, яхшы атадан яман туган нәрсә.
Карчыклар шулай диләр. Беркөн остабикә килгән иде.
- Имансыз адәмнәр асрыйсыз, өегездән фәрештәләр качкан, иман нуры юк, — ди ул.
Мәхүп әби сер бирми:
— И Маһинур, киленем марҗа булса да, татар кызларыннан артык. Татарча сөйли дә башлады. «Әни» дип өзелеп тора. Бер кешене ислам диненә кертсәң, оҗмах савабы аласың, ди ич.
Ә сүзләр йөрәкне тырныйлар — эч әрни, бәгырь кайный. Ут яна — төтене тышка чыкмый, эчтә генә кала. Әхәт бит, Әхәт тере килеш утка салды.
- Әни, мин суга барам!
Галя тавышы аның уйларын бүлде.
- Бар, иди, иди.
Шул арада ишектән Әхәт күренде. Ананың мөлдерәп торган күзләре яшь коярга тотындылар.
- Мине адәм мәсхәрәсе ясадың. Урамга чыга алмыйм, дусларыма бара алмыйм. Киленең марҗа, син марҗа каенанасы, диләр.
Әхәткә бу сүзләр күптән таныш. Ишетәсең — үз анаң сөйли, тыңлыйсың — иске тормыш сүзләре.
— Юкка ватыласың, әни, юкка кайгырасың. Адәм бит: урыс та бер, татар да бер... Тел, дисең, телне төшенеп була. Ут йотма юкка...
...Мәхүп әби тыңлый. Сүзләр йөрәк әрнүен дәвалыйлар, җәрәхәтне йомалар. Ә нидер җитми, ни җитми — үзе дә белми...
Шулай кирәк булгандыр, күрәсең...
|