Көн буе ачка интегеп
Йоклый ярканат,
Кайчан кара төн туар дип
Ярыктан карап.
Мин, ярканат кебек, һич тә
Яктыдан качмам.
Иркәләп сөйгән кояшка
булмамын дошман.
Мин барамын якты көнгә
Ачык йөз белән,
— Хуш киләсез, көләч иртә, —
Дигән сүз белән.
Шул таң белән кояш кайта
Манчылып нурга.
— Сәлам туган авылыңнан! —
Дигәнсыман миңа.