Кар шул инде,
тузган чикмән кебек,
Аннан киткән,
моннан сүтелгән.
Кар чикмәне хәзер җитми
кырның
Коңгырт-кара тәнен өртергә.
Кояш ашыга
безнең калку кырны
Ак күбекле кардан әрчергә.
Безгә хәзер менә әйтергә иде:
– Даёшь, кояш,
иртә чәчүгә!..
Юк шул, Мотый,
безнең тамак кипкән,
Борын очына саркый тиребез.
Без орлыкны ташып куймаганбыз,
Сынык юлдан чана сөйрибез.
Тузган чикмән ямап йөргән кебек,
Кардан карга сикереп, әйләнеп –
Без кайтабыз авыр йөк өстендә,
Иртә чәчү безгә кайда әле!..
Тузган чикмән күпме ямасаң да
Сүтелә инде,
без дә, кар эзләп,
Күпме сөйрәлсәк тә,
яз соңламас,
Яз үзенчә кышны каезлар.
Сиңа карыйм, Мотый,
тирләгәнсең,
Мыш-мыш килеп, атны куасың.
Син әйт инде,
болай безнең амбар
Уңыш белән кайчан тулар соң?
Орлык фондын җыйнап куяр көнне
Безнекеләр йөрде кинәнеп:
– Район бирер әле,
юк орлыкны
Каян җыйыйк? – дип сөйләнеп.
Хәзер карыйм сиңа,
мыш-мыш килеп,
Алып кайтасың район орлыгын.
Кышкы юллар көлеп яткан чакта,
Сез соң нәрсә карап тордыгыз?
Кар шул инде – тузган чикмән хәзер,
Аннан киткән,
моннан сүтелгән.
Юллар сынык,
мескен ат терлеге
Бер атлый да карга сөртенә.
Ул малкайга хәзер әйтергә иде:
– Аша, малкай, симер,
аннан соң,
Тырма җиткәч, кырда «эһ» тә дими,
Басуларның чәчен тарарсың.
Юк шул, Мотый,
хәзер безнең малкай
Кара җирдә чана өстерәп,
Иңбашлары чыга,
өйгә кайткач,
Аурып ятар шуның өстенә.
Кояш көлә,
кояш кызганмый да,
Кар чикмәнен сүтә,
тарткалый.
Аңар зәвык, ахры,
колхозчының
Эш өстендә йоклап ятканы.
Юк, без хәзер, Мотый,
кулыбызны
Күтәрербез,
шушы ачудан
Иртә орлык,
иртә мал хәзерләп,
Иртә чыгып,
иртә чәчүгә!!!