(Әминәгә истәлек)
Хуш, акыллым, соңгы сәламемне
Юллыйм сиңа җилләр аркылы.
Барсын сиңа кайнар сәлам булып
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.
Киткән чакта Казан Кремле
Магнит төсле тартты уемны.
Син балконнан мине яулык болгап
Озатасың төсле тоелды.
Син торасың төсле миңа карап,
Аерылганга бераз көенеп;
Хыялымда сине соңгы кабат
Суырып үптем, яшькә төелеп.
Киттем, дускай, кайнар өмит белән,
Дошман явын җиңеп кайтырга.
Батырларча каты сугышырга,
Тап төшерми изге антыма.
Бик күңелле булыр җиңеп кайтып,
Бил кысышып җылы күрешү;
Өмит, җаным, болай шәп шәбен дә,
Ләкин... сугыш уен түгел шул!..
Хуш, акыллым, әгәр кайталмасам,
Яраланып юлда егылсам,
Йөрәгемдә саклап ялкыныңны,
Акрын-акрын тәнем суынса,
Хуш, акыллым!
Соңгы минутта да
Мин уйлармын синең турыңда;
Уйлар минем туңган күкрәгемне
Җылытырлар синең куеныңда.
Соңгы кабат назлап үбүеңне
Мин тоярмын салкын ирнемдә,
Син татлы су миңа эчергән күк
Авыр сулап яткан җиремдә.
Йолдызларга карап, мин сагнырмын
Күзләреңнең җылы карашын.
Җилләр сыйпар синең кулың булып
Күкрәгемнең тирән ярасын.
Ахыр чиктә синең саф сөюең
Җиңеләйтер үлем газабын,
Илемне һәм сине сөюемне
Каным белән җиргә язармын.
Киттем, дускай, якты бәхтебезне
Бирмәс өчен ерткыч кулына.
Егылганда алга егылырмын,
Киртә булып дошман юлына.
Татлы булыр йокы...
Тормышымны
Батырларча бирсәм ил өчен,
Тормыш дустым – синең йөрәгеңдә
Дәвам итсә йөрәк тибешем.
Хуш, акыллым! Соңгы сәламемне
Юллыйм сиңа җилләр аркылы.
Барсын сиңа кайнар сәлам булып
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.