Кеп-кечкенә булып туган иде,
Хәзер сизәм көн дә артуын.
Күргән саен шуны, йөрәгемдә
Дулкынланып таша шатлыгым.
Кайчагында йокы арасында
Ыңгыраша әрнеп кечкенәм!
Мин калтырап китәм,
бозлы яңгыр
Койган төсле була өстемә.
Аның өчен күргән авырлыклар,
Читенлекләр бер дә сизелми.
Кырык чирне алып үз өстемә,
Аны саклап калыр идем мин.
Ул елмайган чакта, көн аязып,
Кояш чыккан төсле тоела.
Арткан саен аның бер «һөнәре»,
Шатлык белән күңел коена.
Бүген әле менә беренче кат
Аягына тәпи басты ул.
Күккә тиде түбәм, әйтерсең лә
Минем өчен котып ачты ул!
Мин сокланып карыйм күзләренә,
Күзләрендә куе зәңгәрлек.
Мин күзәтәм гүя зур диңгездә
Бик кыйммәтле яшрен җәүһәрне.
Сакта төсле сизәм мин үземне
Шул кыйммәтле җәүһәр янында.
Мин аталык исемен өскә алдым
Һәм бурычлы илем алдында.
Өскә алдым туган ил каршында
Аның исән, таза үсүен.
Чөнки алар – безнең илебезнең
Киләчәге, алга күчүе.
Аның зәңгәр, якты күзләрендә,
Аның көләч, матур йөзендә,
Йөрәгендә, үткен акылында –
Мин киләчәк көнне сизенәм.
Без булмабыз беркөн,
алар безнең
Туктап калган йөрәк тибешен
Күчерерләр батыр каннарына
Һәм сакларлар илнең җиңешен.
Өзелмичә чылбыр алга сузылыр,
Буыннардан күчеп буынга.
Минем каным биргән көче белән
Кызым эшләр шушы урында.
Мин үлмәмен,
аның йөрәгендә
Минем йөрәк тибеше яңарыр.
Алар илтер илне яңа чорга –
Коммунизм таңы алланыр.
Шуның өчен хәтта үземнән дә
Кадерлерәк миңа кечкенәм.
Кыраулардан саклап гөл чәчәген
Үстергән күк аны үстерәм.