Мин хәл җыям бары сине уйлап,
Йокламыйча үткән кичемдә.
Йоклыйм диеп җиргә башым куйсам,
Син буласың минем төшемдә.
Нәкъ иртәнге аксыл томан төсле,
Син киләсең актан киенеп
Һәм сөйлисең нидер акрын гына,
Колагыма минем иелеп.
Битләремнән сөеп иркәлисең,
Чәчләремнән сыйпап тарыйсың.
Һәм нигәдер, кинәт авыр сулап,
Күзләремә минем карыйсың:
«Җаным... – дисең. –
Ә мин сине көтәм,
Кайтырсың бит тиздән яныма?
Кайтырсың бит җиңү куанычын
Җиткерергә сөйгән ярыңа?
Мин бүләкләр сиңа әзерләдем,
Бар бүләктән артык бүләгем –
Төн йокламый сине сагнып көткән,
Ярсып типкән керсез йөрәгем...»
Мин уянам...
Ләкин аерылалмыйм
Тәэсиреннән серле төшемнең,
Сизәм төсле җылы, йомшак кулын
Чәчләремдә якын кешемнең.
Белсәң иде, җаным,
шундый тәмле
Һәм үкенечле була уяну.
Син бит минем авыр гомремдәге
Татлы төшем, якты хыялым...
Сагынам,
ничек сине беренче кат
Кочагыма алып исердем,
Ничек мине кысып күкрәгеңә,
Ал ирнеңнән ялкын эчердең,
Ничек мине кайнар кочагыңда
Иркә бала төсле тирбәттең,
Ничек илнең якты тормыш язын
Үз итәргә мине өйрәттең.
Мин, тормышны өзелеп сөйгән өчен,
Мылтык алып киттем сугышка.
Мин, дошманның канлы сөягеннән
Сукмак салам азат тормышка.
Көт, акыллым,
тиздән мин кайтырмын,
Бар вәхшәттән илем арынгач
Һәм күгендә бөек Туган илнең
Җиңү таңы балкып кабынгач!
Син алырсың мине кочагыңа,
Элеккечә назлап үбәрсең.
«Бүләгем шул сиңа...
ал мине...» – дип,
Күзләремә карап көләрсең.
Нинди бәхет...
Керсез намус белән
Каршылавы язын күңелнең.
Мондый бәхет, мондый сөю өчен
Үләргә дә каршы түгел мин.