Кабер!
Сиңа килдем гөлләр белән,
Сәлам белән, изге уй белән.
Тәбрик сөйләр өчен бу күңлемнән
Сахибеңә* хөрләр иленнән.
Әйе. Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән; һәммәсе –
Алар инде матур,
Киң илдә дә
Хәзер шундый ирек, ямь яши.
Ул илдә дә хәзер шулай ирек,
Шатлык, дуслык туен итәләр.
Барлык эш дуслары, бергә җыелып,
Мәңгелек ямь суын эчәләр.
Ил бәйрәме белән бу кабердә
Ята торган изге гәүдәне
Мин котларга килдем;
Таки бездә
Сәламлиләр бөтен җир аны.
Нинди ямьле бу җир,
Күк кояшың!
Җылы итеп көлеп яз килә.
Ул да, сине котлап, ал чәчкәсен
Иң әүвәл үк сипкән кабреңә.
Шатлан, изге!
Синең яшь йөрәгең –
Алдан сизгән иркен ил язы –
Син моңланып көткән ярлыларның
Ал бәйрәме – ямьле дөньясы.
Син җырлаган бәхет, дус-туганлык,
Син теләгән батыр эш көне,
Синдә булган хаклык, миһербанлык,
Илгә килде хәзер бөтене.
Шатлан!
Сиңа изге дускайларың
Тәбрик белән сәлам җибәрә.
Инан безгә – синең сүзкәйләрең
Мәңге калыр алар дөньяда.
Кабер!
Куан, синдә менә гөлләр,
Гөлләр белән бизим мин сине,
Бу гөлләрем аңар сәлам сөйләр,
Куандырыр алар изгене.
Әйе... Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән һәммәсе –
Алар нинди матур!
Киң илдә дә
Хәзер шундый ирек, ямь яши.