* * *
(Соңгы кич)
Таң атканчы икәү бергә булдык,
Серләр сөйләп үтте ярты төн.
Син, ай төсле балкып, төн буена
Йөрәгемне минем яктырттың.
Таң сызылды,
Мине иң соңгы кат
Син үптең дә аннан кузгалдың.
Таң алдыннан баткан ай шикелле
Әллә кая киттең, югалдың.
Тәрәзәмнән кояш караганда,
Мин, ялгызым өйдә каңгырып,
Утыра идем инде авыр сулап,
Сине көтеп, сине сагынып.
Ник килдең син, кояш, күрмисеңме
Минем башым авыр кайгылы?!
Ник килдең син матур төнне куып,
Ник урладың минем аемны?!
Ник тиз үтте шулай бу серле төн,
Нигә шулай иртә атты таң?!
Кая киттең...
миңа шундый назлар
Бүләк иткән көләч ләтыйфәм? –
Белсә идең минем, йөрәк дустым,
Белсә идең минем күңелне...
Бу соңгы кич миңа яшьлегемнең
Соңгы җыры булып күренде.
Бу соңгы кич – минем иң ялкынлы
Хисләремне үзенә яшерде...
Синең белән бергә мәңге миннән
Киткән төсле булды яшьлегем.
Әллә нәрсә булды бу күңелгә,
Ник мин болай янам, борчылам.
Кич ятсам да, һаман сине уйлыйм,
Таң атса да, сине юксынам.
Мин онталмам, ахры, синең назны,
Синең күкрәгеңнең җылысын!..
Син калдырдың миндә мәңге бетмәс,
Мәңге сүнмәс сагыну тойгысын!..
Еллар үтә...
Ә мин һаман көтәм,
Бу гомернең гөле сулганчы –
Күрсәм иде сине тагын бер кат,
Сөйсәм иде сине туйганчы!
Теләр идем хәзер...
Исергәнче
Ал иренеңнән синең үбәргә!
Үлгәндә дә сөю җырын җырлап,
Синнән ялкын эчеп үләргә!..