Кем син? —
Белмим.
Әллә күптән инде
Онтылган бер иске танышмы,
Әллә таныш түгел, оялмыйча
Елмаясың үтеп барышлый?..
Үзең матур елмаясың,
Ә беләсең,
Шулай булганда да кирәкми,
Елмайдың да менә үзең белән
Ияртеп китә яздың йөрәкне...
Соңгы вакытларда болай да әле
Әллә нәрсә миндә сизелә:
— Быел боздырырлар, ахры, тәүбәмне, — дип,
Ышанмыйча йөрим үземә...
Тукта,
Нигә иргә чыкмыйсың син? —
Менә ничек үз кадреңне үзең белмисең...
Китап тоткан булып,
Укыган булып,
Әллә нәрсә шунда йөрисең...
Матур кызлар алар иргә чыга,
Барбер рәтләп укый алмыйлар,
Артларыннан йөзләп егет йөри,
Кайсы кая үзен алдыйлар...
Матур кызлар театрга йөри,
Алар
Артистларны,
Шагыйрьләрне күреп беләләр,
Тик алама шунсы кызыйларның, —
Зачетларын начар бирәләр...
Хәзергәчә уку йортларыннан,
Сора менә,
Кемнәр күбрәк сөрелеп чыкканнар?
— Матур кызлар.
— Нигә?
— Шаяралар,
Укымыйлар, каһәр сукканнар...
Матурлардан рәтле хатыннар да,
Яхшы аналар да чыгалмый,
Көзге, каһәр суккан, комачаулый,
Ә көзгесез алар торалмый...
Берәр җиргә эшкә керсәләр дә,
Әллә нәрсә эшләп бетәләр,
Йә үзен үк завны,
Йә замзавны,
Йә месткомын гыйшык итәләр...
Иргә чыксалар да котылып булмый,
Башка бәла булып калалар,
Ефәк оек, ефәк күлмәк диеп,
Ир дигәннең җанын алалар...
Син кем? —
Белмим.
Әллә күптән инде
Онтылган бер иске танышмы,
Әллә, мине танып, болай гына
Елмаясың үтеп барышлый?..
Елмаюын елмай, ләкин кара:
«Теге» кеше ялгыш күрмәсен,
Шундый бирер...
Гомрең буе көлеп йөрмәссең...