(Ислах сораган шәкертләргә тартамын) Ничөн суга сузыласың, Тал чыбыккай, интегеп; Ялварасын, борыласың, Тилмерәсең, өзеләсең Аккан суга күз тегеп. *** Япракларың кылтырый... Эчеп канасың килә! йөгерә, кача су чылтырый, Кояш нурында елтырый һәм кача ул һәм көлә! (Тәрҗемә.)