Еллар буе, бәлки, хатым булмас,
Хәбәр булмас минем турымда,
Туфрак күмәр баскан эзләремне,
Үлән үсәр киткән юлымда.
Төшләреңә, бәлки, кара киеп,
Кайгы баскан килеш керермен.
Еллар юар әзен йөрәгеңнән
Сине соңгы үпкән көнемнең.
Беләм, сиңа чиксез авыр булыр,
Ялыктырыр сине бу көтү.
Кирәк төсле булыр күңелеңә
«Ул юк» дигән уйны беркетү.
Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән
Кыйбат булган сөю хисеңнән
Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә,
Мин чыгармын синең исеңнән.
Аңла, бәгърем, менә шул вакытта,
Шул вакытта күңлем кимсенер.
Шунда гына үлем җиңсә җиңәр,
Кайтыр юлым, бәлки, киселер.
Мин моңарчы синең көтү белән
Көчле булдым сугыш кырында,
Синең сөю, серле тылсым булып,
Саклап килде йөргән юлымда.
Егылсам да, «җиңәм» дигән антым
Хәтеремдә минем һәркайчан.
Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,
Илгә җиңү алып кайтмасам.
Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!
Уттан, судан исән алып кайтыр
Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.