Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә,
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Ефәк кушак билеңдә,
Көмеш балта кулыңда.
Зифа буйлы бер чыршы
Үсеп утыра юлыңда.
Балтаң белән чыршыны
Кисеп аудар чанаңа.
Ул киенеп, ясанып
Килсен безнең арага.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил...
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил.
Сиңа тагын бар әле
Бер әйбәт теләгебез.
Шуны уйлап ашкына
Безнең яшь йөрәгебез.
Син бу төнне, давыллы
Җилләреңә атланып,
Бар дошман окобына,
Ятмасыннар мактанып.
Борыннарын, битләрен
Җилең белән уеп ал,
Аякларын туңдырып,
Яңакларын суеп ал...
Кызыл Армия белән,
Суык бабай, икегез,
Шул фашистның-явызның
Явын тар-мар итегез.
Кышкы салкын буранда
Бар да туңып катсыннар,
Безнең туптан мәңгегә
Җир астында ятсыннар.
Фашист беткәч, без тагын
Рәхәт яши башларбыз.
Киләсе ел чыршыны
Азат илдә ясарбыз.