(Җыр)
Талаучылар килде ил чигенә,
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел, ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга!
Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан!
Соңгы кат без чабыйк тамрына,
Торырлык булмасын яңадан!
Тезел сафка, халык, якты бәхтең
Чәчәк аткан илне сакларга.
Явыз Гитлер башын бәреп ватсын
Корычтан нык безнең сафларга.
Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан!
Соңгы кат без чабыйк тамрына,
Торырлык булмасын яңадан!
Мул башаклы алтын кырыбызга
Комсыз дошман кулын сузмасын!
Алтын бодай, татлы бал урнына
Авыз итсен ачы кургашын.
Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан!
Соңгы кат без чабыйк тамрына,
Торырлык булмасын яңадан!
Үлемен тапсын фашист безнең кулдан,
Соңгы хөкем шушы аңарга:
Без яудырган туплар ялкынында
Төтен булып очсын һавага.
Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан!
Соңгы кат без чабыйк тамрына,
Торырлык булмасын яңадан!