Яз башы. Бозлар китә, ләкин су очмый – җон ага;
Җон белән бер бүрке үлмеш теп-тере мәҗнүн ага.
Тукта, мин капчык ямыйм, соңра сөйләрмен калганын;
Һәрвакытта шул сүтелгән төшләреннән он ага.
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга:
Җилле көн булган саен, һәрбер урамда ком ага.
Сач тә җиткән, алдырырга куркыныч, бик куркыныч:
Тотса баштан сачтараш, шылтыр да шылтыр җон ага.
Син генә рәхәт кояшын караталасың – карат.
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
Кайвакытта капкалыйм мин ашны – тәмлесен генә;
Тәмле җимешләр эчендә тәмлесе – пилмән генә.
Син генә бар күккә патша; мин тагын токмач та ашыйм.
Син яшә, һәм мин яшим; әйт: шаш, диген, тагын шашыйм!
Күрә калсам эш белән, тырный еланнар мөгезе;
Яп-ялангач, бик киенгән һәм кеше төсле үзе.
Офтанам, ачуланам һәм каш җыерам дөньяга;
Китмәсен алып туратны, – күктә бер козгын ага.
Мәңгегә шул көйгә барырмы кара таплы бәхет.
Өч җәридә шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әлислах», «Вакыт».
Юк бу дөнья, каплаган күк, юк бу җирләр берсе дә,
Юк чебиләр, юк песиләр, «пес-пес»е юк, «перс»е дә.
Юктыр, әлбәттә, боламык – ул дадыр әлбә генә;
Юк тарантас, юк карета – барсы да арба гына.