Биш ел бергә гомер сөргән
Хатыным мине ташлады.
Бер очучы егет белән
Сөешеп йөри башлады...
Беркөн алар икесе бергә
Самолётта очканнар.
Миңа язу калдырганнар,
Борчылмаска кушканнар.
Борчылуын борчылмадым,
Ләкин үтә хурландым.
Үземне дә бик хурладым,
Хәтер саклап тормадым.
Көнчелегем чиктән ашты,
Әйтмәгән сүз калмады.
Самолётны уйлап тапкан
Галимне дә каргадым.
– Кешеләргә җир тар микән,
Каян чыккан бу очу?
Җирдә куып җитәр идең,
Күкнең бармы соң очы?
Бер көн шулай азаплангач,
Икенче көн таң белән –
Почтальон ишек кага,
Килгән телеграм белән.
Телеграмны хатын суккан:
«Җаным, фәлән-фәсмәтән,
Очучыны яратмыймын,
Бары сине яратам.
Аның белән талаштым да
Бәйләнешне бетердем.
Биш йөз километр очкач,
Парашютта сикердем».
Шуны укыгач, әй куандым,
Гел шуны уйлап йөрдем.
Парашютны ясаучыга
Мең-мең рәхмәт яудырдым.
– Әй... – мин әйтәм, – очучы дус,
Очам диеп масайма!..
Нинди биек алып менсәң дә
Минем хатынны сайлап –
Барыбер саклый алмагансың,
Бозгансың шул талашып.
Синдә булса пропеллер,
Ә хатында – парашют.
Ләкин әле бер шигем бар:
Хатыным самолётыннан
Сикерүен сикергән, тик
Кайда барып утырган?!
Җилле көнне парашютны
Җил еракка очыра бит!..
Күңеле парашютлы хатын
Чын да эчне пошыра бит.
Ләкин, дуслар, ышанмагыз,
Болай гына сөйләдем.
Андый-мондый бәлаләрдән
Тыныч әле йөрәгем.
Самолётны да яратам,
Парашютны да сөям.
Мин бу әкиятне сөйләдем
Тик бер киная белән.
Бар бит шундый хатыннар да –
Һәрбер егеткә гашыйк.
Йөрәкләре – пропеллер,
Итәкләре – парашют.