Китмәсен кәйфең, мөхәррир, дирсәләр, дәһри сәңа;
Сән гасәл вир анлара, гәр вирсәләр зәһри сәңа.
Бәнчә, сезне җаһиланең сәүмәсе лязем дәгел;
Сәүмәсен, варсын, сираять итмәсен җәһли сәңа.
Чәкмә гамь! Кяфер дисен, динсез дисен, дәһри дисен;
Кәлмәсен илля ки асла Тәңренең каһри сәңа.
Һәр заман хакны сәвәнләр сез кеби мәкъһур улыр,
Күстәрер бер көн кәлер дә милләтең миһри сәңа.
Бел, мөхәррир! җөмлә җаһилләр сезә дошман дорыр;
Белмәли сән: җөмләтән дусттыр голүм әһли сәңа.
Җаһилең дошманлыгыйлә ифтихар итмәк кәрәк;
Анларың һәр сәбләри бер-бер вирер фәхри сәңа.
Җаһилең мәдхи кәрәксә, вар, йөгер, мәсҗедкә вар;
Ул монафикъ, сат гамәл – һичкем димәз дәһри сәңа.
Дугъры сөйлә, дугъры яз – хәүфитмә һичбер кемсәдән,
Сабир ул, чөн дөшмәмешдер эшләрең сәһли сәңа.
Бәхтиярсән дүрт җәридә сахибе улмакла сән, –
Чөн акар һәр дүрт тарафдан мәгърифәт нәһри сәңа.
Канигъ улма бу кадәрлә, ит тәрәкъкый, алга бас;
Насбидәр әбхаре гыйльмең иң дәрин бәхри сәңа.
Хәзерге әдәби телдә
МӨХӘРРИРГӘ
Китмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә;
Син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә.
Минемчә, сез наданнарның сөюенә мохтаҗ түгел;
Әйдә, сөймәсен, тик сиңа наданлыгы гына йокмасын.
Чикмә хәсрәт! «Кяфер» дисен, «денсез», «Аллаһсыз» дисен –
Тик сиңа Тәңренең каһәре генә килмәсен.
Һәр заман хакны сөючеләр сездәй каһәрләнгән булыр;
Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер.
Бел, мөхәррир! Барлык наданнар сезгә дошман;
Син белергә тиеш: гыйлем ияләре барысы дуслар сиңа.
Наданнарның дошманлыгы белән мактанырга кирәк;
Аларның һәр сүгүе – синең өчен мактаныч кына.
Наданнар мактасын дисәң, бар, йөгер, мәчеткә бар;
Икейөзле бул, намаз сат – һичкем сиңа денсез димәс.
Дөресне сөйлә, дөресне яз – беркемнән дә курыкма;
Сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән.
Дүрт газета-журнал иясе булуың белән син бәхетле,
Чөнки сиңа һәр дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага.
Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас;
Гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр.