1
Кичке җилләр улый-улый, түр ягыңны
Кага-кага, тын йокыңнан уятсалар,
Тышкы шомнар, тырный-тырный йөрәгеңне,
Әллә нинди шомлы уйлар уйлатсалар,
Шунда бер-бер юлчы килеп ак ишегеңне
Ыңгырашып әкрен генә дөбердәтсә,
Кар каплаган биек баскыч бусагаңны
Аяклары белән таптап шыгырдатса,
Син... каргана күрмә, җаным, ялгыш аңа,
Рәнҗемәсен ул мескенгә мәгъсум күңлең,
Төнлә ялгыз юлда калган мескен анда,
Өзгәләнгән ул юлаучы – мин булырмын...
2
Көмеш кебек ак елгада коенганда,
Гөл чәчәкләр сине күмеп иркәләсә,
Син тамчылар белән уйнап сөенгәндә,
Каргалган бер язмыш сиңа иртәләсә,
Соңгы сулыш сулап, янып, арып, талып,
Бер яшь фәкыйрь килеп сиңа кулын салса,
Һич рөхсәтсез су савытыңны җирдән алып,
Комсызланып эчсә, киемең янына ятса,
Ачулана күрмә...
Соңгы ал юлыңда
Дошман угы җәрәхәтләп сүнмәс күңлен,
Соң сулышына җитеп килеп, хозурыңда
Җан бирүче мәгъсум егет – мин булырмын...
3
Язгы нәфис бакчаларның киң юлында
Барган чакта юлларыңа гөлләр үссә,
Уйный-уйный күбәләкләр кулларыңда
Иркәләнсә, сине котлап җилләр иссә,
Шул вакытта ак юлыңны (гөнаһ шомлык)
Сузылып яткан канлы гәүдә киртәләсә,
Яткан булса ак йөзләре канга тузып,
Синең җанлы шат бәхтеңне үртәләсә,
Син шикләнә күрмә... бәгърем!
Ул – кан белән
Яраланып утлар кисеп тапсыз күңлен
Әрни-әрни соңгы сүнмәс вөҗдан белән
Җанын биргән үле гәүдә – мин булырмын.
4
Кичкә калып, җиләк җыйган киң урманда
Кайтканыңда кичке җилләр каршыласа,
Ул җилләргә уйный-уйный толымнарын,
Бер җилкенеп, бер җилпенеп салкынланса,
Тагын... ләгънәт!..
Кара көйгән кызыл балчык
Өстен япкан кабер синең юлың бүлсә,
Син килгәндә ашыгып-ашыгып, арып-алҗып,
Ул кинәттән синең юлга каршы булса,
Син шомлана күрмә... гөлкәй!
Кан җиреннән
Ләгънәт белән әрнеп качкан керсез күңлен –
Югалткачтан тар гүренә кереп тынган
Кансыз гәүдә, үлгән шагыйрь – мин булырмын...