Тәнәфферләр,тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан
Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер.
Габдулла Җәүдәт
Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне;
Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.
Минем гомрем караңгы төн – кояшым һәм аем тугъмас;
Шуңар да шөкер итәм мин: бу төнем йолдызлы, йолдызлы.
Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.
Вәләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?
Күзеннән канлы яшь түксен иде барча шәятыйным,
Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!
Минем күңлем мөкәүкәбдер өмид, хәсрәт, тәәссерлә;
Зарар юк, барча кодсиятебез дә айлы, йолдызлы!