Әйа, и әһле ислам, күрдегез «Дөнья мәгыйшәт»не,
Ничек соң таптыгыз сез – бу кабахәт мәнбәгы шәпме?
Яшерми әйтегез миннән, китерми шөбһәне, шикне:
Мөхәррир, нашире кемдер – сыермы, әллә ишәкме?
Оят бит бу, мөселманнар, бу нинди шарлатаннар бу?
Ходай орган җәһаләт бит ниләр кыйлдырмый, нишләтми?
Орынбур кальгасендә юкмыдыр һич тә хәдәсханә?
Нәчөн бу бәдбәхетләр матбага өстендә эш рәтли?
Кем ул «марҗалы», кемдер, санә Аллаһе ганилҗани,
Надан калган гомуми пишкадәмнәрдән дә пишрәкме?
Ничек язган икән ул сүзне, ул ахмак, исергән баш?
Тәгаҗҗеб, әллә ул зат һәр нәҗесләрдән дә писрәкме?
Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр,
Вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми.