Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,
Бер кеше салкын су алды бер чиләк.
Өст-башын салган; вәләкин шикләнә
Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә.
Бер куя җиргә чиләкне, бер тота;
Нишләсен мескен – суык су куркыта.
Күп азаптан соңра гайрәткә килеп,
Суны җилкә аркылы читкә сибеп
Куйды да, – син нечкәләп бер баксана:
«Әл дә тәнгә тимәде», – дип шатлана!
Мин моны яздым, бу – гыйшкым миследер;
Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер.
Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам –
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.
Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!
Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,
Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.
Тугъры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,
Булса да күкрәк тулы ялкын гына.
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,
Шәһренә күптән барып җиткән бугай.
Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?!
«Белми китте, күп шөкер», – дип шатланам.
Белми, дим дә, бәлки, «белгәндер» әле!
Әллә инде белгәнен белдермәде?
Аңламыйм, төшмим дә аңлау касдына,
Шигъреми җәйдем аягы астына;
Өенә җиткәнче басып кайтса аңар,
Шагыйре зур илтифатыннан санар.