Мин адаштым юлдан, төн караңгы,
Белмим, нидер көтэм.
Кайда икән минем якын дуслар?
Кайда минем иркәм?
Басып торам текә яр читендә,
Карыйм тирә-якка,
Шул чак янгын кебек алсуланып
Батыр кояш калка.
Кулы белән нәфис пәрәнҗәсен
Акрын ачкансыман,
Тирә-ягын һаман яктылата,
Күтәрелә томан.
Тормыш чишмәсенең горур адымын
Тәбриклиләр кошлар,
Чәчәкләрдән ява бертуктаусыз
Рәхмәтле алкышлар.
Кызганмый ул — минем өскә
Сибә көләч нурын,
Хәтерләтеп анам иркәләвен,
Аның йомшак кулын.
Уртаклашам йөрәк кащыларын
Мин дә аның белән,
Кояш бабай, барыр юлым кайда?
Дигән сорау бирәм.
— Әнә минем нурлар, — ди ул миңа, —
Курыкмый һичбер нидән.
Шулар кебек син дә батыр бул,
Үрнәк алып миннән.
Төн артыннан көннең туарына
Ышанычың тираән.
Китәр кайгы, килер шатлык тиздән,
Тиздән, тиздән, иркәм.
Барыр юлың үлем, — ди ул миңа, —
Мин калыккан чакта
Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны,
Үлеп минем хакка.
Шунда синең дуслар, якын анаң,
Шунда синең иркән,
Һәр көн саен кайнар сәламеңне
Мин аларга илтәм.
Саубуллаша, үрли югарыга,
Ә мин түбән калам,
Алып килә төсле җылы нурлар
Туган илдән сәлам!