Мин алдым да,
никтер, кызыксынып,
Хезмәт дәфтәреңне карадым.
Күңлем сизде –
кинәт бөрлегәндәй
Алсуланды синең яңагың.
Кояш инде
ерак офыктагы
Болытларга кереп күмелгән.
Сезнең сабан
офык яктысында
Ялтыр-йолтыр чагылып күренә.
Болыт аша качып-посып кына
Нурын сузган кояш шикелле,
Керфек аша
көләч карашыңны
Суздың миңа,
көлеп сөйкемле.
Мин дәфтәрдә күрдем
нормаларның
Бик еш кына йөздән ашканын,
Шуңар синең горур йөрәгеңдә
Сөенү дәрте ярсып ташкандыр.
Битләреңдә уйный
кызу эшләп
Арганлыктан туган кызыллык.
Ул – яшьлегең таңы –
эш өстендә
Туа булыр шулай сызылып.
Маңгаеңа кунган тир тамчысы
Керфегеңә төшә егылып.
Ул –
шулай ук синең яшьлегеңнең
Таң аттырып туган чагыдыр.
Шомырт чәчең, җилгә дулкынланып,
Иелеп үбә шаян кашыңны.
Син оялдың,
кинәт, түбән карап,
Күзләреңнең көлүен яшердең.
Мин сокланам,
зәңгәр колхоз кыры
Таудай уңыш бирү өстенә
Батыр эшләп, матур көлә белгән
Шундый сылу кызлар үстерә.
Бу кырлардан ерак китсәм дә мин,
Тирән калыр минем хәтердә –
Дулкынланып торган киң басулар,
Шул басуда йөргән батырлар.
Хуш, акыллым!
Бик тиз күрешмәсәк,
Сагыш белән йөзең сулдырма!..
Сайраштык без язгы сабанда,
Ыңрашмабыз көзге ындырда!
Бүләк итеп миңа яулык чикмә,
Минем күңлем сине, ягымлым,
Сабан теше белән казып чиккән
Колхоз кыры белән сагыныр.