Кичә күр, иркәм, нидер иткәннәрем,
Гамь заманында яман әйткәннәрем.
Күргәнең миннән яфаларны оныт-
Әйдәмә яд, ул хафаларны оныт!
Әмма шул көннәрне, кем, булган иде,
Гыйшык илән моңлы күңел тулган иде.
Уйнашыр, уйнар идек без мәңгү шад,
Шул заманнарны онытма, әйлә яд!
Гамь заманында - кайгылы чагымда.
Әйләмә яд - искә төшермә, телгә алма.