Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек, Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек; Аның өчен кырлардагы Чәчәкләр җитмәс кебек, Чәчәкләр дә йөрәгемне Аңлатып бетмәс кебек. Ул үзе дә төн йокысыз Мине уйлыйдыр кебек... Янып сөймәсәң, яшьлекнең Яме булмыйдыр кебек.