Сугышчының күңеле чуер түгел,
Юк, димәгез, бездә кайгыру.
Була кайчак
хәтта сөеп кигән
Киемнән дә читен аерылу.
Фронт кичтем, саклап ялкын көчен
Йөрәктә һәм талмас кулымда,
Кызыл йолдыз баскан корыч каскам
Ятып калды окоп кырында.
Алда урман...
Дошман шул урманнан
Безгә каршы шыксыз ут ачты.
Күк белән җир буй-буй дулкынланган
Кызыл тасма белән тоташты.
Күзәтергә теләп дошман кырын,
Мин күтәргән идем башымны,
Шул секундта ике зәһәр пуля
Яньчеп үтте корыч каскамны.
Беләм... алда немец снайперы,
Ул мушкага мине утырткан.
Ирек бирми ике секундка да
Күтәрергә башны окоптан.
Мин каскамны салдым;
җайлап кына
Куйдым аны окоп алдына.
Фашист хәзер аңа автоматтан
Тырышып-тырышып пуля яудыра.
Юк, егетем,
юкка азапланма,
Күп калмады инде гомерең,
Мин күзәттем аның поскан урынын
Һәм күтәрттем күккә күмерен.
Күп тә үтми мәгърур «ура!» тавышы
Яңгырады урман буенда.
Тик... яньчелгән, ярым ватык каскам
Ятып калды окоп кырында.
Ул яраксыз хәзер...
Тик шулай да
Мин күңелдә сиздем кайгыру,
Читен икән, дуслар, сөеп кигән
Киемнән дә кайчак аерылу.
Кием генә түгел, ул көч булып
Ватан сугышына кушылды.
Мин онытмам, саклап тормышымны,
Җиңү биргән җансыз дустымны.