Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—
Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.