V
Таң беленер-беленмәс вакытта, җиде юл чатында, ярлы гаиләнең җиденче улы — җитез егетне очраттылар, ди, министр һәм солдатлар.
Җитез егет, таңның матурлыгына, сандугачларның чут-чут сайравына исе китмичә, болын, кырларда бил бөгеп, тир түгеп эшләүчеләр тыңласыннар дип җырлап йөри иде, ди. Аның җырының түбәндәге кисәген генә ишетеп кала алдылар, ди, теге явызлар:
Ал нурларын чәчеп, таң туа,
Туганкайлар, сез дә күрегез,
Давыл кубар тиздән, көчле давыл,
Хакыгызны даулый белегез.
Озын яллы, стакан тояклы аргамагын туктатты, ди, министр:
- Син нинди егет, таң беленер-беленмәс борын нишләп болай җырлап йөрисең? — дип сорады, ди, җитез егеттән.
— Күз алмам — әтием — доктор иде, ул үз гомерендә төрле-төрле дарулар ясады, күп кешеләрне үлемнән коткарды. Ләкин дөньядагы сугыш дигән чиргә каршы бертөрле дә дару таба алмады. Үзе дә, мескенем, шунда һәлак булды. Җанкисәгем — әнием — ачлыктан үлде. Инде мин дә, җиде ят кулына калып каңгырып йөргәнче дип шушы биек күпердә шушы төпсез елгага ташланыйм дип барганда, бернәрсәгә төшендем, — дип әйтте, ди, җитез егет.
Министр белән солдатлар бар да берьюлы хор белән:
— Нәрсәгә төшендең? — дип сорадылар, ди. Аларның сорауларын көтмичә үк, пуля артыннан пуля
яудырган кебек, сүз артыннан сүзне яудырып торды, ди, җитез егет.
— Канкояр патша үлгән дигәч, шатланган идек. Аның урынына өлкән улы Капкорсак патша булды. Патша урынына патша бетәме соң, — дип әйтте, ди, җитез егет.
Озын яллы аргамакларын хәтфә кебек болынлыкка җибәреп, хәерче булып киенгән киемнәрен төзәтеп тыңладылар, ди, аны министр һәм солдатлар.
— Минем бу хәлгә калуыма патшалар, байлар, министрлар гаепле. Болай гына үлмәскә, алар белән көрәшергә кирәклеккә төшендем мин, — дип әйтте, ди, ул. Ләкин инде соңгы сүзләр министрның чыдамлыгын тәмам бетерде, ди. Ул инде: «Ни карап торасыз?» — дип эләктерергә кушты, ди, җитез егетне.
|