Секретарь янында
Кадыйр элеккечә үк үз эшен эшли бирде.
Иптәшләренең аңа булган карашлары да үзгәрмәгән кебек тоелды. Ләкин күңелдәге җәрәхәт һаман әрнеде. Аның күңеле һаман-һаман сыкранды: «Тиздәнме инде иптәшләр суды булачак?» Аның булуын Кадыйр зарыгып көтте. Ул төшләрендә дә шул ук суд белән җәфаланып бетте. Иптәшләр судына үзенең йөрәгендәге барлык нәрсәләрен ачып салырга була, ә менә болай һаман сер саклап йөрергә теләмәде. Ул берничә мәртәбә заводның партия җитәкчесенә барып бу турыда әйтергә дә уйлады. Ләкин нигәдер курыкты. Ничә тапкырлар бусага төбеннән кире борылды.
Беркөнне, эшчеләр төшке ашка туктагач, комсомол ячейкасы секретаре Кадыйрны үз бүлмәсенә чакырып алды, аңа үзе утыра торган урындыкны бирде. Ә Кадыйр секретарьдан тиргәү җөмләләрен көтеп торды: «Менә хәзер һич күзне дә ачырмас, сөйләргә дә ирек бирмәс. Әх, тиргәр, әх, тиргәр!» — дип уйлады ул. Ләкин секретарь Кадыйр көткәнчә усал булып чыкмады. Ул сүзне метчиклар, пружиналар тирәсенә бик сак китерде:
— Йә, нихәлләр бар, эшләп буламы? — Секретарьның беренче сүзләре шул булды.
Кадыйр батырлана төште һәм кинәт:
— Фатыйх абый! — дип куйды. Секретарь, бер дә исе китмәгәндәй:
— Сөйлә, туган! — дип, Кадыйрның сөйләвен көтте.
— Мин сезне яратам, Фатыйх абый. Мин сезнең миннән нәрсә сөйләтергә уйлаганыгызны да беләм. Әйе, беләм. Сез метчиклар турында сорарга телисез...
— Әйе, мин бу тарихны ишеткән идем инде. Ләкин аның дөреслеген тикшерәсем килә. Хәер, ул кадәр кызыксынмыйм да.
Ләкин Кадыйр туктамады:
— Юк, сез кызыксынасыз. Мин аны сезгә тулысы белән ачып бирергә тиешмен... Мин шул вакыйга булганнан бирле бөтенләй ярты кеше. Аңлыйсызмы, Фатыйх абый, ярты кеше мин!.. Минем көчем дә юк, шатлыгым да... — Ул бераз туктап тын алды. — Беләсезме, ул көннән алып мин күп уйлар уйладым. Үзем белми торган никадәр яңа әйберләрнең серенә төшендем. Ләкин хәзергә кадәр минем сездән яшергән бер генә нәрсәм бар иде. Мин сезгә бүген барысын да әйтәм. Моны әйтергә минем йөрәгем куша, мин эшче сыйныфына хыянәтче булып кала алмыйм...
Секретарь, үзенең кызыксынганын белгертеп, якын ук килеп тыңларга кереште.
— Мине бу эшкә Садыйк абый котыртты. Урларга миңа ул кушты, ирексезләп кушты, — диде Кадыйр.
— Садыйк?! — дип гаҗәпләнеп кабат сорады секретарь.
— Әйе, ул кушты! — диде Кадыйр ышаныч белән һәм, түзә алмыйча, кычкырып елап җибәрде.
...Кадыйрның секретарь бүлмәсеннән елап шешенгән күзләре белән чыгуын күрүчеләр: «Малайны шәп пешергәннәр булырга кирәк», — дип уйладылар.
Шул көннән башлап Кадыйр ачыла барды. Әз-мәз көлгәли дә башлады, кайгыру, уңайсызлану хисләре баскан яшь егетнең күңелендә кояш чыккан кебек булды.
Завод һаман гөрләде.
|