Jump to content

Голүмең бакчасында... (Тукай)

From Wikisource
Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Голүмең бакчасында...
Автор: Габдулла Тукай

Голүмең бакчасында...


                                         * * *
Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран;
Сәгадәт-бәхтемезгә калсын инсе, җинниләр хәйран.

Татарлар рәфгате, шаны сикез кат күкләрә китсен;
Әбәд-сәрмәд бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен!

Борынгы уйкуларны дөшенүбән улалым надим;
Тәрәкъкый вә тәгали юлларына улалым кадим.

Бәһаим дәфтәренә язмасынлар безне дәүләтләр;
Тәхәррек итмәлиез, күстәреб хасләт вә сауләтләр.

Хәятны дәгъва итсәк, мөддәгани идәлем исбат;
Дәлилләр күстәреб, бу кяинати идәлем искят.

Җиһанда болгарың вар улдыгына канигъ улсынлар;
Безем парлак бәхеткә гыйбтачы һәм тамигъ улсынлар.

Тырышып, идәлем журналларың әмсалени тәксир;
Җәһаләт вә наданлык ардусыны идәлем тәксир.

Гәзитең дөрлү әнвагы күбәйсен көн бә көн кат-кат;
Мәгариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат.

Җәридә файдасы чукча мөҗәррәбдер бу галәмчә;
Мәгыйшәт идәлем дөньяда адәм ибне адәмчә.

Голүмлә дөньяи дотды япун, нәмсә, французлар;
Җәһаләт гафләтилә йоклаганмызлар без аңсызлар.

Шөкер улсын, уянып тордылар әүлядләре гасрың;
Безез әсхабе, әүляде бу гасры мәгърифәт касрың.

Сарылды милләтең яшь каһраманлары каләмләргә:
Мәхәл вармы борынгыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә?

Хәзерге әдәби телдә

                                         * * *
Гыйлемнәр бакчасында күңел ачып йөрик;
Бәхетебезгә кешеләр дә, җеннәр дә калсын хәйран.

Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!

Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник;
Алгарыш һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик.

Безне дәүләтләр «хайван» дип белмәсеннәр;
Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик.

Теләсәк яшәргә, дәгъвабызны исбат итик;
Дәлилләр китереп, бу галәмне сүздән туктатыйк.

Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар;
Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.

Тырышып, журналларның төрләрен күбәйтә башлыйк;
Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк.

Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик;
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк.

Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда;
Без дә адәм угълы – адәмчә тормыш итик дөньяда.

Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз;
Без, аңсызлар, наданлык аркасында йоклап калганбыз.

Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар;
Без – бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары.

Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды:
Элеккечә кайгы-хәсрәт, ачынуларга хәзер урын бармы?


1905