Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам. Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала? Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана. Таң атып, чәчсә кояш нурлар — шулай ук кузгала, Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала. Үземә сөйнеч бирәм инде бәхет, гыйззәт белән; Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт белән. Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары! Җитмәкемнең изге максудка ләгыль баскычлары!