Jump to content

Бу көндә бер сарай... (Тукай)

From Wikisource
Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Бу көндә бер сарай...
Автор: Габдулла Тукай

Бу көндә бер сарай...


                     * * *
Бу көндә бер сарай ачды әһали –
Гүзәлдер, мисле әндәр, кадре гали.

Гаҗибдер чәй вә аш әсбабе хали;
Мөрәттәб, монтазамдыр кәл-лөали.

Фираш идәненә зифа паласлар;
Мөзәйян һәр тараф – өстләр вә астлар.

Нәкышләнмеш вә һәр әтрафе миръат;
Түшәмдә парлайыр мисбахы мишкят.

Канадиле сираҗи биңзәр айә,
Мөшабиһ рәүнәкы «Йолдыз сарай»а.

Ятыр өстәлидә дөрлү җәраид,
Ки һәрберсе безем әхвалә гаид.

Гизәр әтрафидә вилданы сәйяр,
Нәмер итсәң, аңа гыйльманы тайяр.

Әлендә бунларың ширбәтләри вар,
Йөрештә җил кеби сөргатьләри вар.

Гүзәлдер һәр җире – гайрәтлә мәгъмур;
Әгәр күрсә калыр хәйрәттә фәгъфур.

Бу миһманханә улды шәһрә фаикъ –
Дәгел миһман, олугъ шаһларга лаикъ.

Будыр шатлык вирән дәрдле колүбә;
Колүбе шат улмаян – варсын клубә.

Ачылмыш яңы гөлләр, бәһрәләр зар,
Вә махсус сухтәләр чөн хөҗрәләр вар.

Җиһанда мисле надир бер клубдыр,
Сөрүрел-җан (вә) һәм нурел-колүбдер.

Улыб бер сүздә бер дәртле җәмәгать,
Чыгыб мәйданә, күстәрде сәнәгать.

Чалышыб, сарф идеб чук парәләр һәм
Дөзүбән дөрлү тәдбир чаралар һәм

Шөругъ итсә, нәләр япмас бу милләт!
Шөругънең юклыгы – милләткә гыйлләт.

Дәвам итсен, яшәсен чук бу бөстан
Һәм улсын шөһрәте дилләрдә дастан.

Нә мәдх итсәм дә, нәфсем улмый канигъ,
Һаман мәдх итмәя мәйяле тамигъ.

Аны мәдхе сәнамыз та әбәддер,
Каләм гүя аны мәдхә әсәддер.


Хәзерге әдәби телдә


                      * * *
Бу көндә кешеләр бер сарай ачтылар, –
Үзе гүзәл, тиңдәше аз, кадере югары.

Чәй һәм аш савытларының торышы гаҗәп:
Энҗеләр кебек тезелгәннәр.

Идәнендә – зифа паласлар;
Һәр ягы зиннәтле – өсләре дә, аслары да.

Һәр ягы көзгеләр белән бизәлгән;
Түшәмдә кандилләрдә шәмнәр балкый.

Кандилләренең шәмнәре айга охшый –
Бизәлүе «Йолдыз сарае»ныкына охшый.

Өстәлендә төрле газеталар ята –
Һәрберсе безнең хәлебезгә бәйле.

Әйләнә-тирәдә егетләр йөреп тора;
Ул егетләр ни кушсаң да әзер тора.

Боларның кулларында эчемлекләре бар;
Йөргәндә җилдәй тиз йөриләр.

Һәр җире гүзәлдер – тырышып эшләнгән;
Күрсә, Кытай патшасы да шаккатыр.

Бу кунакханә бөтен шәһәргә ямь бирде;
Түгел юлчыларга гына, олы шаһларга лаек.

Бу – кайгылы күңелгә шатлык бирә;
Күңеле шат булмаганнар барсын клубка.

Әле генә гөлләр ачылган – язлар көнләшер;
Кунаклар өчен махсус бүлмәләр бар.

Җиһанда охшашы аз бер клубтыр –
Җанга шатлык һәм күңелләргә нур.

Бер теләктәге кешеләр, бер сүздә булып,
Мәйданга чыгып, зур осталык күрсәттеләр.

Тырышып, күп акчалар тотып һәм
Төрле-төрле чаралар күреп,

Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!
Милләтнең чире – керешмәүдер эшкә.

Дәвам итсен бу бакча, озак яшәсен,
Һәм шөһрәте телләрдә дастан булсын!

Күңел канәгатьләнми күпме мактасам да, –
Торасым килә мактап һаман да.

Аны мактавыбыз – мәңгелек;
Аны мактауда каләм арыслан кебек.



1905