Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма. Бу "Толстой сүзләре"н дә хасладым буш вакътыма, Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына. Әйтмәгез: "Ул — иске сүз, "Гайнел—гыйлем"дә күп иде", Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!