Jump to content

Борадәранә нәсыйхәт (Тукай)

From Wikisource
Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Борадәранә нәсыйхәт
Автор: Габдулла Тукай

Борадәранә нәсыйхәт


Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз;
Матлабындан газими һич кемсә мәэюс әйләмәз.
Тәңремезнең әмредер йа безләрә: «Ля тәйәсү!»
Яшь төрек, бәс, мөстәбид йәд иснәмәз, пус әйләмәз.
Парласын шәмсең сәнен; күрмәзсә – әгъма күрмәсен;
Кәүкәбеңне хак сәнең, хәүфитмә, мәнхус әйләмәз.

Ир кеше амалене күңлендә мәкнүз әйләмәз;
Бер шәҗәрдәй, кәндесен бер йирдә мәркүз әйләмәз.
Үл, шәһид ул, мәшһәдең һичкемгә мәгълүм улмасын;
Хак шәһиди һич рия мәсрүр вә мәһзүз әйләмәз.
Кыйл хәзәр, йир вирмә кальбеңдән таләбдән башкая;
Талибелхак максадындан бер тараф күз әйләмәз.

Хак-хәкыйкать әһлене һәр хәлдә мәрдүд әйләмәз,
Батыйли ибталь идәр, – ин шаэ, мәмдүд әйләмәз.
Фәүтидәр кәлди заман, чук сөрмәдин солтаныңыз;
Зыйлле иблиси дә милләт зыйлле мәгъбүд әйләмәз.
Зогъфе хакдин хәүфидеб, сез итдеңезме иртидад?
Тәрке мәсләк сезләри, әлбәттә, мәсгуд әйләмәз.

Юк дәгел, пәк чук дорур бу милләтә тәэсиреңез;
Чөнки һәммәсләкләри тәэсиреңез, тәксиреңез,
Сез рәисе залимани «Йолдыз»а хәбсидеңез, –
Бөйлә ишләр җөмләси дә һәп сезиң тәдбиреңез.
Юлыңызда сез һәмишә сабит улмыш улсаңыз,
Бәнчә, нә мөмкин улырды һич сезең тәкъдиреңез.

Шимди сез ләхдә кадәр мәддахе залим улдыңыз,
Залимә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез.


Хәзерге әдәби телдә


                                      ТУГАННАРЧА ҮГЕТЛӘҮ

Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас;
Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас.
Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!»
Шулай булгач, деспот кулын яшь төрек иснәмәс, үпмәс.
Кояшың яктырсын; сукыр кеше күрми икән – күрмәсен;
Курыкма, синең йолдызыңны Тәңре бәхетсез итмәс.

Ир кеше теләкләрен күңелендә яшереп тотмас;
Үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас.
Үл, шәһит бул – шәһит урының билгеле булмасын;
Чын шәһитне икейөзлелек һич тә шатландырмас.
Саклан, күңелеңдә урын бирмә таләптән башкага;
Хаклык теләүче үз максатыннан бүтәнгә күз салмас.

Хаклык үзенә иярүчене һәр хәлдә кире какмас;
Ялганны ялганга чыгарыр, – Аллаһ теләсә, озак яшәтмәс.
Вакыт җитте, солтаныгызның бетәр заманы килде;
Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас.
Хаклык зәгыйфь дип куркып, юлыгыздан чыктыгызмы?
Тоткан юлны ташлау сезне, әлбәттә, бәхетле итмәс.

Юк түгел, бик күп сезнең бу милләткә тәэсирегез;
Чөнки сезнең фикердәшләрегезнең дә тәэсире күп.
Сез изүчеләр башлыгын «Йолдыз»га ябып куегыз, –
Болар барысы да тик сезнең эшегез.
Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез,
Бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде.

Хәзер кабергә чаклы сез изүчене мактаучы булдыгыз;
Бөтен сөйләгән, язганыгыз – изүчегә коллык итү генә.


1906