Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр;
Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр.
Нәзафәткә ригайәт юк, имеш, бездә, – нә бөһтандыр!
Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.
Тагын бездә гыйлем әһле – зыялылар да юк, диләр;
Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.
Татарда акча юк, байлык та юк, дип, юкны сөйлиләр;
Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сорганымыз бардыр.
Санагать юк, һөнәр юк, дип яманлыйлар урынсызга;
Яһүдидән җиңел мал тапкучы ишанымыз бардыр.
Закон белгән юрист юк бездә, дип уйлау хата хәтта,
Печән, шалкан базарында закон сатканымыз бардыр.
Табиблек фәне юк, дип тә яманлыйлар, ди, дошманнар;
Мәризъләрне ясин берлән сугып екканымыз бардыр.
Мөһәндис барлыгын мөнкир «Көфер почмагы»на барсын;
Күрер шунда: буен-иңен белеп калганымыз бардыр.
Инанмаңыз берәү юктыр диерсә бездә шагыйрьләр;
«Таһир»дән, «Бүз егет»тән, шөбһәсез, узганымыз бардыр.
Уңай тормыш болай да, һич имибез баш яңалыкка;
Котырсыннар бозык яшьләр, алар: чалбарлары тардыр.
Хәрам уен-фәләннәрдән зарар тимәс, Ходай кушса:
«Һидая шәрхе» намендә чуен калканымыз бардыр.
Алар алдарлар алдансаң, җәсүр мөфти дә юк, дирләр;
Мәһабәтле, озын буйлы Мөхәммәдъярымыз бардыр.
Художниклар вә рәссамнәр дә бардыр, юк диялмаслар,
Мәдинә, Мәккә, дип, төрле буяу сатканымыз бардыр.
Җирәнмәслек мөсафирханә һәм ашханә юк, диләр;
«Сарай»дан чисталыкта ким түгел «Болгар»ымыз бардыр.