Өлфәт илә без дә итик өлфәт Алла гыйшкына;
Тәрк улынсын кибре, газбе көлфәт Алла гыйшкына.
Тәэлиф улынсын колүбе милләт Алла гыйшкына;
Дәүрулынсын иске гыйлләт, зилләт Алла гыйшкына.
Бу юла һиммәт итик, и өммәт, Алла гыйшкына;
Бөйлә һиммәт безгә җөмлә сөннәт Алла гыйшкына.
Измәсен безне җәһаләт бөйлә Алла гыйшкына;
Чарасын яз, йә шифаһән сөйлә Алла гыйшкына.
Улмасын гыйльмә тәгассыб пәрдә Алла гыйшкына;
Җанланыйк, баш кузгатыйк һәр йирдә Алла гыйшкына.
Тәрке өлфәт илә милләт кәлде ушбу халә кем, –
Гыйбрәт, и өммәт Мөхәммәд! Гыйбрәт Алла гыйшкына.
Без дә инсан, без дә итик гайрәт Алла гыйшкына;
Калдырыйк бу галәми дәр хәйрәт Алла гыйшкына.
Милләти тәрфига күңлем ашыгадыр, ашкына;
Итмәсен пәрваз күңелем, бастырып куй таш кына.
Лязем улды безгә билне бугмак Алла гыйшкына;
Мәгърифәтме йә һөнәрме? – тугъмак Алла гыйшкына.
Бар һөнәремезгә канигъ улмыйк Алла гыйшкына;
Тәңренең лотфына манигъ улмыйк Алла гыйшкына.
Хәзерге әдәби телдә
АЛЛА ГЫЙШКЫ ХАКЫНА
Без дә бер кешедәй дус булыйк Алла гыйшкы хакына;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк Алла гыйшкы хакына.
Милләтнең күңеле аңа юнәлсен Алла гыйшкы хакына;
Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына.
Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына;
Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә
Алла гыйшкы хакына.
Болай итеп, наданлык безне измәсен Алла гыйшкы хакына;
Чарасын яз яки телдән сөйлә Алла гыйшкы хакына.
Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына.
Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, –
Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Алла гыйшкы хакына.
Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына.
Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына;
Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына.
Тиеш булды безгә билне буу Алла гыйшкы хакына;
Мәгърифәт, һөнәр туамы? – бар да Алла гыйшкы хакына.
Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына.