(Лермонтовка тәкълид)
Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер;
Без ераклаштык, ишет: син – син хәзер, мин – мин хәзер.
Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел;
Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел.
Син оныттың; мин дә иркемне саташулар белән
Алмыймын алмаштырып, – бушка маташулар белән.
Җитсен инде! Күп тәләф иттем сиңа елларны мин;
Һай, тоталмам ахры, бик күп кудым җилләрне мин!
Әйе, тилмерткән иде шул ул су төсле күзләрең;
Җитте күз, кул җитмәде: күктә шул ул йолдызларың!
Дөньяда һәрнәрсәдән бизгән иде бу яшь йөрәк –
Күрде дошман барчасын; сине сөяргә яхшырак.
Кем белә: егълап аяк астында үткән көннәрем,
Мәгънәсез аһлар белән буп-бушка үткән төннәрем
Бер-бер эш милләткә бирерләр иде, алданмасам, –
Мин, җүләр, гошшакъ рәтенә яшьтән үк ялганмасам.
Җисменә җан өрсәм, үтермәс иде милләт мине;
Та кыямәт зикридәрди, бәлки, тәгъзимләп мине.
Нигә назлы вәгъдәләр биргән идең син ул вакыт?
Ник хәзерге сурәтең күрсәтмәдең соң шул вакыт?
Кувәи шигъриями – җанымны бирдем мин сиңа,
Әйтче, и салкын матур! Каршы ни бирдең син миңа?
Хуш, җаным! – сөймим хәзер сине вә синнән башканы;
Син сөя бир алда тагын берне – миннән башканы!
Барча кызлар алдый, дим, һичберсе юк ки алдамас;
Кайсы кызлар алдамас соң, син фәрештәм алдагач!
Кич мине, мин башны бөкмим, мин үземчә зур хәзер;
Син дә бер мәгърурә булсаң, мин дә бер мәгърур хәзер.
Бер ходайсызлык белән ялганлый башлыйм инде мин;
Күз дә йоммый һәр кешене алдый башлыйм инде мин!
Егъламыйм – яшь түгәсем килми хәзер һичкем белән;
Инде мин һәркем белән дә һәрвакыт уйныйм, көләм.
Яшь кулың бер мәртәбә артык тотып кысмак өчен,
Тик шуңар, түгел тагын үпмәк вә йә кочмак өчен,
Мин миңа каршы – гакылсыз яр! Бөтенләй җир йөзен
Сугышырга чакырырга хәзер идем берүзем.
Актыгы: мин бар вөҗүдемне сиңа иттем фида;
Белмәдең лә, белмәдең кадрем! Гөнаһ! И бивафа!