(Өченче көлтә)
Уйсу җиргә су җыела, шунда казлар коена;
Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела.
Япуннар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр;
Ялган сүздер, ышанмагыз: «Сабах» сабын сатмыйдыр.
Эш эшләтсәң, заказ эшләт, файда юктыр пәдрәтдин;
Дин гыйльменә бигрәк чумган Апанаев Бәдретдин.
Ак Иделнең аръягында атлар йөри чабында;
«Чүкеч» сабын* кимреп җылый, «Яшен» суккан чагында.
Сары җаулык уртасында сары майның туртасы;
Безнең «Яшен» яшьнәр инде – үтте кышның уртасы.
Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә, тавык ашатып;
Сагынсам, корсагын карыйм чүмәләгә охшатып.
Сак берлән Сок кыямәттә берсен берсе очрата;
Биш талчокчы, өч фахишә театрны пычрата.
Чикләвек ярган була да кәнфит ашаган була;
Театрны буяу җитми, концерт ясаган була.
Мөэмин булсаң, чын мөэмин бул – намазыңны калдырма;
Бәйрәмдә кибет япмыйм, дип, частан казак алдырма.
Алтын балдак бармакта, әйләнәдер салмакка;
Ончы хаҗи хәлен сөйлим, әйдә барыйк аулакка.
Тирәк-тирәк ситса булса, матур була чаршауга;
Бөтен Казан абыстае агент хәзер Варшауга.
«Ай туган»да тусаңчы, айдай нурлы булсаңчы;
Яшьләр йөзен кызартканчы, «каралганчы» үлсәңче!
Арыслан берлән юлбарыс яратылган бер каннан;
Безнең Муса һич тик тормас: яңлыш тапкан Коръәннән.