(Икенче көлтә)
Алтын йөзек фирисә, арасыннан җил исә;
Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә?
Атланмайны бик яратам: әнкәй атлый шул аны;
Татар хатыны азмыйдыр: чапан каплый шул аны.
Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;
Сузсаң Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы.
Башыңдагы чабатаңның сиксән сигез серкәсе;
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе.
Җанкай-җанаш, пумала баш, чыкма урамга җаланбаш;
Җөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас.
Аягыңда итегең, сахтыяндыр читегең;
Мотыйгыйдән сорашыгыз мөхәррирлек читенен.
Безнең Казанның кызлары киенмәсә дә матур;
Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.
Әйдә, җаный, озат бәни, уйсу җиргә җиткәнче;
«Яшен» сугар татарларда сугарлык җир беткәнче.
Быел җәйләр үтте китте, утралмадым арбага;
Сими бае зәкят илтә «Колибри» марҗага.
Таң әтәчләре кычкыра – әллә таң ата микән?
Һади «Йолдыз»ны бик мактый – әллә ярата микән?
Ямьсез матур булалмыйдыр, күмер берлән каш тартып;
«Бәдәел мәгариф» саталар, алты сүзен башкартып.
Кашың каралыгы җиткән, сөрмә тартасың тагы;
Тычкан оясына сыймый, «Мөхбир» тагасың тагы.