Әлли-бәлли итәр бу,
Бохарага китәр бу;
Бохарадан1 кайткачтан,
Мулла булып җитәр бу.
Яшел чапан кияр бу,
Ап-ак чалма чорнар бу;
Остабикә кирәк дип,
Бер бай кызын сорар бу.
Сүз дәйтмичә бирерләр;
Кодачалар килерләр:
«Күп яшәсен яшь мулла,
Остабикә!» – диерләр.
Собраньягә барыр бу,
Указ сорап алыр бу2;
Шулай итеп, бу җиргә
Хәзрәт булып калыр бу.
Рәхәт гомер сөрер бу,
Сый-хөрмәтләр күрер бу;
Аллаһ бирса, өй саен
Бәлеш ашап йөрер бу.
Иршатнамә алыр бу;
Зәңгәр йортлар салыр бу;
Мин үлгәчтән, догачы
Булып кына калыр бу.
Гыйззәтем бу, кадрем бу,
Минем йөрәк бәгърем бу;
Куанычым, шатлыгым –
Бу, бу минем бу, бу, бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Сары майдай эр, җаным,
И күңлемнең сайкалы;
Бакчы, күрче: бишеккә
Әкрен генә ай карый.
Мулла әнкәсе булгач
Утырырмын түрдә дә;
Дөньяда да күп файда,
Рәхәт күреп гүрдә дә.