(Бер тыйфле мөслим лисанындан)
Кальбемә гайбүбәтең тагълар кадәр вирди кәдәр;
Нәрдәсең, вир бер хәбәр: мәхзүнем, и мөшфикъ пәдәр!
Нарасидә бер сабыем, бигакыл диванаем;
Ифтиракыңнан бирү бән бикәсем, биваяем.
Бәхте икъбалемне эстәб юла улмыштың рәван,
Кем һөҗүм итте, пәдәр, – һанги җинаятьпәрвәран?
Зате пакен, нәрдәдер? – дәрьядамы, сахрадамы?
Нәрдәсең, аһ, нәрдәсең: дөньядамы, охрадамы?
Бән әминем кем: Хода вирмәз сәни җаниләрә –
Вәгыд: «Ля хәүфен галәйһим...» динени хамиләрә.
Гарзы хаҗәт әйләмәк чөн киттеңезме «Тур»а сез?
Яки дә гизләндеңезме галәме мәстүрә сез?
Ашдыңызмы юкса фазлән хәзрәти Гайсәйә сез? –
Бәдбәхет тыйфлем ки, калдым саясез, сәрмаясез.
Халкымыздан иштикая киттеңезме Тәңрия?
Бөйлә: «И Хәллакъ! Халыкың әйләмәзләр тәэдия
Фарзыңи – әүлядләрене әйләмәзләр тәрбия.
Нәйләем, каумем бәнем рәэсән гадудер һәр нәйә,
Һәр ишә (һәр фигыле хәйрә) «мардән бәдтәр!» дия.
Әйләдем әмреңлә дәгъват карьятән, шәһрән дә бән;
Итмәде тәэсир, чалышдым хәфьятән, җәһрән дә бән.
Максадым тәнвир иде бу милләтең әтфалене,
Анлара каршы ачыб җәннәтләрең әкъфалене».
*
Сән идең бер сәрмәди ләззәт виричи җаныма, –
Валидем анчак йимәк, эчмәк вирер хайваныма.
Аһ, пәдәр! Сәнсез бәңа дөньяда инсанлыкмы вар?
Улмагым мәгълүме галәмдер химар угълы химар.
Җөмләтән мәсгуд санырдым мөслимин әүлядени:
Кәндеми, әүлядеми, әүлядемең әүлядени.
Аһ, кем! Абаэмез һәп лихияле сыйбъян имеш,
Анлари инсан димәк һәм ифтира-бөһтан имеш.
Хәзерге әдәби телдә
«ТӘРБИЯТЕЛ ӘТФАЛЬ»ГӘ
(Бер мөселман баласы теленнән)
Синең югалуың күңелемә тау кадәр кайгы салды;
Кайда син? – бир хәбәр: кайгырам, и шәфкатьле атам!
Мин бер сабый баламын, акылсыз диванамын;
Аерылышканнан бирле мин мин түгел, химаячесез калдым.
Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем,
Кем һөҗүм итте, атам, – кайда ул җинаятьчеләр?
Пакь затың кайда? Дәрьядамы, сахрадамы?
Кайда син, аһ, кайда син: дөньядамы, ахирәттәме?
Мин ышанам ки: Ходай сине җинаятьчеләргә бирмәс –
Дин саклаучыларга «Куркыныч юк...» дигән вәгъдәсе бар.
Теләкләрегезне әйтү өчен, «Тур» тавына киттегезме сез?
Яки чит-ят дөньяга яшерендегезме сез?
Әллә юкса хәзрәте Гайсә янына аштыгызмы? –
Мин бәхетсез бала ки, малсыз һәм яклаучысыз калдым.
Халкыбыздан зарлану өчен, Тәңрегә киттегезме? –
Дип: «И Яратучы! Халкың фарызыңны үтәми –
Балаларын тәрбия итмиләр.
Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәр нәрсәгә,
Һәр эшкә (изге эшкә) «еланнан да явызрак!» – дип.
Әмрең белән авылда да, шәһәрдә дә өндәдем:
Яшертен дә, ачыктан-ачык та, – тәэсир итмәде.
Максатым – бу милләт балаларын нурландыру иде,
Ачып аларга җәннәт йозакларын».
Син идең мәңгелек ләззәт бирүче җаныма, –
Тудыручым исә тамагымны туйдыручы гына иде.
Аһ, ата! Синнән башка мин дөньяда кешемени?
Дөньяга мәгълүмдер: мин ишәк улы ишәк инде.
Барлык мөселман балаларын бәхетле саный идем:
Үземне, балаларымны, балаларымның балаларын.
Аһ, кем! Ата-бабаларыбыз сакаллы сабыйлар икән,
Аларны кеше дип исәпләү ялган һәм яла икән.