И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,
Яндыручы бу мөкаддәс җирне – бу ялкынны ал!
Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде,
Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде.
Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде,
Җөмлә гасыйлар үчен шунлардан алсыннар иде.
Бу җиһан Иблис вә шәйтаннар белән калыр тыныч,
Бетсен иде шул сары йөз, – шундадыр зур куркыныч.
Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап, күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра.
Мин тәмам гиздем җиһанны – кайда, кайда йөрмәдем,
Тик шул алтыннан – бәла, шәйтан-фәлән һич күрмәдем.
Һәр тараф, һәр җирдә халкың – шул металлның бәндәсе;
Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хәкыйкать пәрдәсе.
Бу халыкча: зөһед, тәкъва, тугърылык та, дин дә шул!
Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат та шул, Инҗил дә шул!