Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без, Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.