Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.
Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!
Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай:
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.
Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.